Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышкы аяк киеме сайлыйбыз

Аяк киеме балтырны кысып торырга тиеш түгел.

Беренчедән, ул матур түгел, икенчедән, кан тамырлары өчен зыянлы. Кысык аяк киеме беркайчан да сузылмый, ул бары тик аяк формасын гына алырга мөмкин. Җитмәсә, кысык аяк киеме шешенү, сөял китереп чыгарырга мөмкин.

Аяк киемен нинди калынлыктагы оекбаш белән кияргә уйлыйсыз, шуның белән киеп карагыз. Ике аякка да яңа итек кигәч, йөреп килегез. Андый мөмкинлек булмаса, бармакларыгызны селкетеп карагыз. Аягыгызга уңайлы булырга тиеш. Олтанга игътибар итегез. Кышкы аяк киемендә ул йоннан булырга тиеш. Әгәр күннән эшләнгән икән, суык көннәрдә аның җылысы юк. Идеаль итекнең табаны кытыршы һәм бик юка булмаска тиеш. Ул калынрак булган саен җылырак дигән сүз.

 

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев