Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышкы юлда машинада имин йөрү өчен нишләргә?

Кышын машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими.

 

«СберАвто» экспертлары кыш көне машинада имин йөрү тәртибен искәртә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алданрак тормозлый башлау, ипләп кенә йөрү, руль артында ышанычлы иттереп утыру, шәхси транспортта йөрми тору да кышкы юлларда имин булырга ярдәм итә.

«Кыш көне асфальтка түбән температуралар йогынты ясый, машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими. Шуңа күрә тормозлау юлы арта, йөртүче һәрчакта да игътибарлы булырга, алдан тормозлый башларга тиеш», — ди белгечләр.

Кышкы юлда бар маневрны да алдан әзерләнеп эшләргә кирәк. Рульне кисәк кенә бору, газ педаленә кисәк басу машинаны тайгаклатып җибәрә. «Идарә ителми торган шуып баруны, тәгәрмәчләрне блокировкалауны булдырмас өчен, рульне салмак кына әйләндерергә кирәк», — ди экспертлар.

Кыш көне юлда полосалар алмаштырып йөрүдән тыелырга, маневрлар вакытында тизлекне киметергә кирәк.

Кисәк тормозлау һәм шуып китү булмасын өчен, блокировкалауга каршы система (ABS) ярдәм итә.

 

Тулырак:  intertat.tatar

 

Фото: pixabay.com

 http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев