Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кызыл чөгендер баллы булсын өчен июнь азагы, июль башында нәрсә эшләп өлгерергә?

Чүпрәле ашлама сипсәң, чөгендер чүпрәдә кабарган кебек үсәр, ди тәҗрибәле бакчачылар.

 

Кызыл чөгендер баллы һәм зур булып үссен өчен, июнь азагында, июль башында аңа ашлама керетргә өлгерергә кирәк. Нәкъ шушы вакытта чөгендер үсә һәм бүлбеләре формалаша. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Чөгендергә бор кислотасыннан ашлама кертергә була. Эремә ясар өчен 10 грамм бор кислотасын ун литр җылы суда эретергә. Чөгендер яфракларына шушы эремәне сиптереп чыгарга.

Тозлы ашлама өчен ун литрлы чиләктәге суга иң күбе ике аш кашыгы аш тозы салып болгатырга. Тозлы суны чөгендер тамырына сибәргә.

Агач көле дә - бик яхшы ашлама. Бер кило көлне ун литр суга кушып болгатырга, бер сәгать төнәтергә. Аннары шушы сыеклыкны түтәлләргә сибеп чыгарга.

Чүпрәле ашлама сипсәң, чөгендер чүпрәдә кабарган кебек үсәр, ди тәҗрибәле бакчачылар. Моның өчен кечкенә каплы бер чүпрәне ун литр суда җебетергә кирәк. Аннары ике аш кашыгы шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга һәм өч сәгать әчетергә. Шушы эремәне 1:10 исәбенә суга кушарга, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-06-2021/kyzyl-ch-gender-bally-bulsyn-chen-iyun-azagy-iyul-bashynda-n-rs-eshl-p-lgererg-5827829

http://atnya-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев