Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзләрне саклагыз

Күзне ешрак йомгалагыз. Аларны ачып йомгалаганда, сыеклык тигез тарала һәм күзнең дымлылыгы тиешле дәрәҗәдә саклана. Моны ешрак эшләү күз мускулларын ныгытырга булыша.

Күнегүләр ясагыз. Күзләргә иң яхшысы – «ерак һәм якын» күнегүе. Тәрәзә буена килегез, иң якын предметны карагыз һәм карашны еракка ташлагыз. Шул тәртиптә берничә тапкыр кабатларга кирәк.

Массаж. Күз алмаларына массаж ясау кан әйләнешен яхшырта, киеренкелектән коткара.күзләрне йомарга һәм уч төбе яки йодрык белән угаларга кирәк. Балалар йокылары килгәндә шулай эшли, сезгә шуны кабатлау сорала.

Ял итәргә өйрәнегез. Һәр сәгать саен күзләрне йомып, 2-3 минут ял иттерүне гадәткә кертегез. Беренчедән, ул күзләрдәге киенкерелекне киметә, икенчедән, күзләр дымлана.

Компресс ясагыз. Чәй, ромашка, кыяр компрессы күзләргә бик файдалы. Кыяр битлеге күзләрне дымландыра, күз кабаклары шешенгәндә файдалы. Чәй ромашка төнәтмәсе күзләрдәге ялкынсынуны киметә.

Күзлек киегез. Күзе начар күргән килеш күзлек мими йөрүчеләр бар. Билгеле, күзлек яки линза күз авыруларын дәваламый. Әмма табиб билгеләгән икән, кияргә кирәк. Югыйсә күзләргә көчәнеш килә, хәл тагын да катлауланырга мөмкин.

Дөрес тукланыгыз. Кишердә күзләргә файдалы бетонин-каротин күп. Бета-каротин – майда эри торган витамин, шуңа кишерне үсемлек мае яки каймак белән ашарга кирәк. Күзләргә лютеин файдалы. Ул шпинат, яшел борчак, кабакта күп. Омега-3 май кислотасы күзләрнең челтәр катлавындагы проблемаларны кисәтергә ярдәм итә. Майлы балык, чикләвек, җитен маен рационга кертегез

"Ирек мәйданы" газетыннан

фото:рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев