Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачылары колагына: Виноградны кышка ничек әзерләргә?

Киңәшләр

1-2 яшьлек яшь куаклар 
Ботакларны шпалерның аскы чыбыгына горизонталь төшерергә яки шпалер булмаса, җиргә яткырырга. Аларны беренче кыраулардан саклау өчен капларга кирәк. Көндез кояш күренсә, ачыгыз, төнгә тагын каплап калдырыгыз. Яфраклары бар икән, ботакларның өлгерүе дәвам итә, шуның өчен мөмкин кадәр озаграк яфракларны сакларга кирәк. Салкыннар башлангач бу процесс активлаша. Әмма яфраклар кырауга эләгә икән, бу процесс туктый. Исегездә тотыгыз: пленка –1 о С ка кадәр генә салкыннардан саклый. Бер яки ике катлы тукылмаган махсус каплагыч тукыма яхшырак. Куакны гел күзәтеп торырга кирәк. Ботакларда көрән төс астан өскә таба күтәрелергә тиеш. Даими суыклар якынлашу белән (октябрь азагы- ноябрь башы) виноградка туендыру өчен су сибәргә, ботакларның өлгереп җитмәгән өлешен кисәргә, калган өлешен пластик чиләк яки 10 л лы пластик су савыты белән каплап, туфрак белән күмәргә кирәк. Куак өстендә калкулык күтәрелергә тиеш.
Ботакларны җиргә яткызып капчык белән капларга, шулай ук туфрак белән күмәргә мөмкин. Шундук туфрак белән күмәргә киңәш итүчеләр дә бар. Әмма бу бик үк яхшы түгел. Беренчедән, көзен яңгырлар ява, юеш туфрак белән күмү төрле авыруларга китерә, җиңелчә генә суыклар да юеш ботакның бөреләрен һәлак итә ала. Билгеле, кайбер елларны һава торышы коры туфрак белән күмү мөмкинлеге бирергә мөмкин. Әмма куакларны дымга туендыру зарурлыгы бар, моны икесен бергә ничек эшләү авырлык тудыра.


Уңыш бирүче куаклар
Кирәксез нечкә, корыган ботакларын кисәм, картайган яфракларын чистартам, аннан шпалерлардан төшерәм, аскы чыбыкка эләктерәм һәм шулай ук кыраулардан каплап торам. Кояшлы көннәрдә ачам, төнгә тагын каплап калдырам. Кисәр алдыннан туендыру өчен су сибәргә кирәк. Кискәч тимер купоросының 3-4 %лы эремәсе белән эшкәртәм. Эремәне куакларга гына түгел, куак төбендәге туфракка да сиптерегез. Аңа кадәр коелган яфракларны җыеп алыгыз — анда гөмбәле авыруларның споралары кышлый. Киселгән куакның ботакларын бергә бәйләргә әрҗәгә яки канауларга урнаштырырга һәм каплаучы материал ябарга, өстеннән тагын дым үткәрми торган материал ( березент, рубероид, шифер һ.б) белән капларга. Бу — “коры каплау” дип атала. Каплауның башка ысуллары да бар, әмма мин искә алганы алар арасында иң кулае.
Куакны тычканнардан саклау чараларын күрегез, алар булачак уңышны гына түгел, куакны да һәлак итә алалар. Тычканнарга каршы көрәш чаралары шулай ук күп. Кайбер виноградчылар агу куя, алар кимерүчеләрне җәлеп итә. Язын бакчадан үле тычканнар җыю бер дә күңелле эш түгел. Мин куаклар астына соляркага манылган мамык тыгылган бер тапкыр кулланыла торган стаканнар куеп чыгам. Куакларга бернинди кимерүчеләр якын килми.


Леонтий КИРЯГИН, Казан. («Ирек мәйданы» газетасы архивыннан).

фото:pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев