Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЛЕНИНОГОРСК ӘТИ-ӘНИЛӘРЕ КОЛАГЫНА

? Бала иртән елмаюлы йөзегезне күрергә, назыгызны тоярга тиеш. “Торасыңмы, юкмы, соңга каласың”, — дип кычкырудан аның көне буе кәефе булмас. 

? Баланы ач килеш мәктәпкә җибәрмәгез. Әйе, анда ашаталар, әмма аңарчы берничә дәрес түзәсе бар бит. 

? “Начар билге аласы булма!”, “Тәртип бозсаң, кирәгеңне бирермен!” дигән янаулы сүзләр белән озатмагыз. Балага уңыш теләп, назлы сүз әйтеп, бит очыннан үбү яхшырак. 

? Мәктәптән кайткач та, сорау яудырмагыз. Үзегезнең дә эштән арып кайткач, җеп өзәрлек хәлегез юклыгын исегезгә төшерегез. Бала тели икән, үзе дә сөйләячәк. 

? Укудагы уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сыйныф җитәкчесеннән сорашырга була. Әмма бу хакта бала белмәсә яхшырак. 

? Өй эшен әзерли алмыйча утыра икән, җавапны әйтмәгез, аны табарга булышыгыз. 

? Өй эше өчен вакыт билгеләгез. Көн дә шушы вакытта бала дәрес әзерләргә утырсын. 15-20 минуттан соң тәнәфес ясап, селкенергә кушыгыз.

vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев