ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ЯЛАНБАШ ЙӨРҮ ЧӘЧЛӘРГӘ ЗЫЯНЛЫ
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ЯЛАНБАШ ЙӨРҮ ЧӘЧЛӘРГӘ ЗЫЯНЛЫ

Чәчне тәртиптә тотарга тырышабыз, әмма күп вакыт, киресенчә, зыян китерәбез.

Башны артык салкын яки кайнар су белән юарга ярамый. Суның температурасы 40-50 градус тирәсе булырга тиеш.
Белгечләр башны шампунь белән 2-3 тапкыр юарга киңәш итә. Беренче тапкырында чәчтәге пычрак, тузан, икенчесендә майлар юыла. Баш тиресен 3-5 минут массажларга кирәк.
Кондиционерны баш тиресенә түгел, чәч төбеннән 5-6 см аскарак төшеп сөртергә тырышыгыз.
Чәчкә еш тимәгез,югыйсә тиз майлана. Алай да аны ешрак тарау файдалы.
Температура 0 градустан түбән булганда, яланбаш йөрү зыянлы. Кышын май бизләре баш тиресен туңудан саклау өчен махсум матдә бүлеп чыгара. Башка кимичә йөргәндә, ул процесс бозыла. Чәч сынучанга әйләнә, коела башлый.

Чыганак: "Ирек Мәйданы" газеты

Фото:https://pixabay.com
 


Нет комментариев