Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга товарны кире кайтару турында

Товар кайтарганда шушы киңәшләрне тотыгыз.

??Сатып алынган тауар (азык-төлеккә кагылмый) формасы, фасоны, үлчәме, комплектациясе, төсе буенча туры килмәсә, кулланучы аны башка әйбергә алыштыра ала. 

??4 көнне санаганда, сатып алынган көн исәпкә алынмый. 

??Тауарны алыштыруның яки акчаны кайтаруның шартлары бар: тауар кулланылмаган, пломба, фабрика ярлыгы сакланган булырга тиеш. 

??Әгәр кибеттә сезгә кирәкле тиңдәш тауар юк икән, акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз. Сатучы акчаны 3 көн эчендә кайтарырга бурычлы. 

??Әгәр кибет акчаны кайтарудан, әйберне алыштырудан баш тарта икән, дәгъва (претензия) язарга кирәк. Ул ике нөсхәдә әзерләнә (берсенә кибет хезмәткәрләре “алдык” дип кул куя, ул сездә кала, икенчесен кибеткә тапшырасыз). Дәгъвада тауарның акчасын кайтаруны яки башкага алыштыруны таләп итәсез яисә нәкъ шундый ук тауар булмаса, икенче төрлесен (кыйммәтрәк булса — өстәп түләү, арзанрак икән, калган сумманы кире кайтару шарты белән) бирүне сорыйсыз. Кибет билгеле вакыт эчендә таләпләрегезне үтәмәсә, Кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу очракта тикшерү үткәрелә. Әгәр сатып алучының хокукы чыннан да бозылган булса, гарантия вакыты чыкмаса, закон буенча аның хокуклары яклана.

Чыганак: "Ирек мәйданы" 

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев