Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга тынычландыра торган үләннәр турында

Әле бер борчу, әле икенчесе. Нервыларың гына чыдасын. Әлбәттә, психологик бушану кабинетында түгәрәк кенә сумма калдырып чыга аласың, антидепрессантлар эчәргә була, “йөз грамм” да ерак түгел. Әмма иң яхшысы, дип киңәш бирә табилар, берничә халык медицина рецептын искә төшерү.

Бик яхшы тынычландыргыч чара - балан.


 Җитмәсә әле ул күңел күтәренкелеге өсти, иммунитетны ныгыта. Иртән чокырга бер аш кашыгы белән салып (чи булса да, кипкән дә ярый), өстенә су кайнатып салыгыз. Икегә бүлеп эчегез: ярты чокырын суы суынгач, калган яртысын көннең икенче яртысында. Кичке сәгать өчтән соң ярамый- йоклый алмассыз.

Камыр җиләге (боярышник) стресска каршы бик яхшы чара. 


Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә файдалы- нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. 50 грамм җиләккә ярты литр су кайнатып салыгыз да, термоста 10 сәгать төнәтегез. Көнгә 4 мәртәбә яртышар чокыр эчегез. Төнгә каршы ясап калдырсаң яхшырак. 


Бик яхшы тынычландыргыч чара, әлбәттә, үгез күзе (арника) чәчәге

Аның гомеопатик шарлар рәвешендәгесе дә әйбәт. Төнәтмә ясарга да була: бер бал кашыгы чәчәккә кичтән бер чокыр су кайнатып салыгыз-төне буе төнәсен. Ашарга 15-20 минут кала көнгә өч тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Аптека төнәтмәсен исә көнгә 2 мәртәбә 30-40 ар тамчы эчәләр.


Балан һәм камыр җиләген озак вакытлар буе-3-5 ай да эчәргә мөмкин. Балан һәм үгез күзен саграк кулланырга, чөнки алар канны куерту сыйфатына ия.


Чыганак: “Күрәзә” газеты
Фотолар: пиксабай 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев