Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мандаринны дөрес сайлагыз!

"Роскачество”да иң яхшы мандаринны ничек сайларга икәнлеген аңлатканнар. Белгечләр җимешнең яңа өзелгән кебек, чиста, бер урыны да бозылмаган булырга тиешлеген ассызыклаган.

Мандариннарда бернинди зыян да, киселгән урыннар да булырга тиеш түгел. Шулай да бераз тышкы дефектлар рөхсәт ителә — зур булмаган тырналу-ышкылулар, кабыгындагы буялулар мандаринның тәменә һәм сыйфатына берничек тә тәэсир итми.

«Роскачество» билгеләп үткәнчә, Россия киштәләрендә кытай-япон сортларын: шивамикан, сатсум, Төркия, Тунис, Марокко һәм Испаниядән гибридлар: муркотт, надоркотт, клементин һәм башкаларны очратырга мөмкин. Россиялеләр барлыгы 70кә якын сорт таба ала.

Экспертлар клементиннарны гибрид мандариннар арасында иң тәмлесе, татлысы дип атаган. Пикси сортын да яхшы дип билгелиләр. Бу тәмле мандарин бик озак саклана да.

Белгечләр кабыгы өстендә күгәргән урыннары булган мандаринны алмавы яхшырак, дип кисәтә, чөнки бу гөмбә авыруы билгесе булырга мөмкин. Шулай ук артык йомшак урыннары булган җимештән дә сак булырга кирәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев