Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мыек үстерсәң, җиләк булмый...

Эре, татлы җиләк үстерүнең берничә ысулы бар.

Җиләкләр өлгергән чорда аларның мыеклары да актив үсә башлый. Үсемлек бөтен көчен шунда җибәмәсен өчен вакытында мыекларны кисеп торырга кирәк. Мондый эшне атнасына бер тапкыр башкару да җитә.

Кайбер бакчачылар җиләк мыекларын өзеп алырга да ярый, ди. Тик бу ялгыш фикер. Өзгәндә тамырга зыян килүе бар. Шуңа күрә аларны кайчы яки секатор белән кисеп алу яхшырак булыр. Тик эш башлар алдыннан, инструментны куе төстәге марганцовкалы суда тотырга кирәк.

Мыекны төбеннән үк кисәргә ярамый, 5-10 см калдырып кисәргә киңәш ителә. Бу эшне кояшлы, коры көнне башкарыгыз. Әгәр үзегезгә ошаган җиләк сортын үрчетергә телисез икән, һәр куакта бер-ике мыек калдырырга була.

Шулай да, җиләкләрне вакытында тукландырып, мыекларын кисеп торсаң, җиләк эре һәм татлы була.

Кызыл таң.

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/myek-sters-ilk-bulmyy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X