Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Нәрсә ул “дөге терапиясе”?

Организмны дөге белән чистартабыз. Моны икенче төрле “дөге терапиясе” дип атыйлар.

 

“Дөге терапиясе" бигрәк тә буыннары авырткан кешеләр өчен файдалы. Моннан тыш, ул матдәләр алмашын, бавыр һәм бөер эшчәнлеген яхшырта, токсиннарны чыгара, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.

Беренче көнне ике аш кашыгы дөге өстенә салкын су салып куябыз (200 миллилитр булырга тиеш).

Икенче көнне бу дөгене юалар һәм тагын суга салып куялар. Икенче савытка тагын ике аш кашыгы дөге юып салып, өстенә су агызабыз.

Өченче көнне ике банкадагы дөгене юып, өстенә су коеп, өченче банкага да нәкъ шулай ук дөге салып калдырабыз. Барысы өч банка килеп чыга.

Дүртенче көнгә бу өч банкадагы дөгене юабыз, салкын су салабыз. Тагын бер сулы банкага дөге салып куябыз.

Бишенче көнгә беренче банкадагы дөгене юабыз да тозсыз гына 3-5 минут пешерәбез һәм ашыйбыз.

Шулай итеп, иртәнге ашка бары дөге ашыйбыз. Ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә ярый. Дөгедән соң берни ашарга һәм эчәргә ярамый. Дүрт сәгатьтән бер стакан су, яки яшел чәй эчәргә була. Аннары ярты сәгать үткәч, төшке ашны ашый аласыз. Көн буена гадәттәгечә тукланасыз, әмма тозлы һәм майлы ризыклар ашамаска тырышыгыз”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 http://nashcheremshan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X