Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өч кагыйдә гомерлеккә ябыктыра

Ябыгу – катлаулы, авыр эш, дип саный күпләр. Белгечләр моны инкарь итә. Ябыгу өчен көненә 10 минут җитә. Гап-гади өч кагыйдәне генә истә тотарга кирәк.

Тәүлегенә 8 сәгать ашарга ярый. 8 сәгать эчендә күпме һәм нәрсә телисез, ашарга була. Ләкин бу вакыт чигеннән чыкмаска кирәк.


Көн саен 13 минут кыршау әйләндерсәгез, билегез сизелеп нечкәрәчәк. Финляндия галимнәре 13 минут кыршау әйләндерүне 10000 мең адым атлау белән тиң икәнен исбатлаган.

Тәүлегенә кимендә 8 сәгать йоклау мотлак. 9 булса, тагын да яхшырак. Ике сәгать йокы туймый калу да симерүгә китерә, дип белдерә галимнәр. Ә йокысыз төн аппетитны күп тапкырга арттыра.

Бу кагыйдәләрне истә тотып яшәгән кеше гомер буе төз, матур булырга тиеш, дип вәгъдә итә белгечләр.

 

Чыганак: Кызыл Таң

фото: пиксабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев