Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өлешләп киселгән карбыз сатып алырга ярамый, ди белгечләр

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре карбыз яки кавынны дөрес сайлау һәм сатып алу өчен киңәшләр турында сөйләде.

 

Бакча культуралары тизрәк өлгерсен өчен, фермерлар төрле ашламалар куллана. Дөрес кулланганда, мондый тукландыру чаралары кешегә зыян китермәячәк, әмма азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Бигрәк тә иртә өлгергән җиләкләрдә мондый матдәләр күп.

Нитрат күп булган карбызның  йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төсле була. Сәламәт карбызның уртасыннан кабыгына таба баручы җепселләр сары түгел, ә ак яки караңгы ак төстә була. Яхшы җиләкнең кисеме ярмалы була, ә ялтыравыклы һәм шома өслеге сатып алучыны сагайтырга тиеш.

Яхшы карбыз булуын түбәндәге ысул белән тикшерергә мөмкин. Су салынган стаканга кечкенә карбызның йомшагын салырга кирәк. Продукт яхшы булган очракта, су тоныкланырга тиеш.

«Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә карбыз һәм бакча культураларын өлешләп сату рөхсәт ителми, чөнки патоген микроорганизмнар продукт кабыгыннан эчкә эләгү ихтималы зур», - дип кисәтә Роспотребнадзор.

Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында карбыз алырга киңәш ителми. Ашар алдыннан карбызны яки кавынны яхшылап юарга кирәк, ә киселгән җиләкне бер тәүлек эчендә ашап бетерергә киңәш ителә. «Хәлегез китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», диелгән хәбәрдә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/03/190923/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X