Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өс киеменнән исне ничек бетерергә? (киңәшләр)

Өс киеменнән еш кына ис килә, гәрчә юган, чиста булса да. Исне бетерер өчен нишләргә кирәк соң? Нинди ысуллар кулланып карарга?

Иң җиңел ысул – балконга, яисә тышка чыгарып җилләтергә куярга.

Беренче ысул: 1 шешә аракыны су белән бутарга, сиптергечле савытка салырга һәм өс киеменә сиптереп, тышка куярга. Кич куйсагыз иртәнгә кадәр торсын. Ис калмаска тиеш. Шулай ук, аракы белән буталган су начар микробларны да үтерә дип язганнар.  

Икенче ысул: аш содасы.

Соданы коры килеш өс киеме өстенә сибәргә, берничә сәгатькә калдырырга, шуннан соң киемне яхшылап селтәргә генә кирәк. Шулай ук, соданы пакет эченә кием белән бер чәй калагы салып, яхшылап селтәргә, 20 минут тотарга.

Өченче ысул: суыту камерасы.

Анда карасу төстәге джинсы чалбарларны, кашемир кофталарны саклап була. Исне бетерер өчен целофан пакетка киемне саласын да, берничә сәгатькә суыткычка куясың. Киемне кияр алдыннан суыткычтан алып киптерергә һәм җылытырга кирәк.

Дүртенче ысул: киемне парландыру, яисә җылы пар астында тоту. Пульверизаторга яраткан исле маегызны салыгыз да киемегезгә сиптерегез. Өс киемен парландыргач балконга яисә тышка чыгарып торыгыз.  

https://zen.yandex.ru/

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы если пахнет одежда неприятный запах с одеңды