Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ПОМИДОР ҖИРЕН КӨЗДӘН ӘЗЕРЛӘГЕЗ

Бакча кечкенә булганлыктан, күп вакыт культураларны чиратлаштыру мөмкинлеге юк. Күпләр помидорны ел да бер урында үстерергә мәҗбүр. Киләсе ел өчен җирне йогышсызландырырга, әзерләргә кирәк.


 

Үсемлек калдыкларын яхшылап җыярга, бау, таякларны марганцовканың куе эремәсендә йогышсызландырырга, чүп-чарны яндырырга кирәк. Көздән помидордан бушаган урынга горчица чәчү яхшы.

Язын туфракка 90 градуска кадәр җылытылган су сибәргә була. Өстенә пленка каплап торырга. Үсентеләрне бер атнадан утыртырга була. Туфракны “Фитоспорин” препараты белән сәламәтләндерергә мөмкин. Ул порошок яки паста формасында чыгарыла.

5 г порошокны 10 л суга кушып, үсентеләр утыртырга бер атна кала, җиргә сиптерергә. Пастага 1:2 исәбеннән су кушып, төерләре беткәнче болгатырга. Аннан 1 аш кашыгы концентратны 10 л суга кушып, җиргә сибәргә. Эремәне 3 м2 мәйданга 10 л исәбеннән сиптерергә. Тырма белән җирне тигезләргә һәм пленка белән каплап торырга. Помидор үсентеләрен утыртканда, чокырына агач көле сибәргә.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев