Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Роспотребнадзор өйдә әзерләнгән азык-төлек сатып алмаска киңәш итә

Роспотребнадзор гражданнарга санкцияләнмәгән сәүдә нокталарында азык-төлек сатып алмаска яки продукциягә документлар һәм медицина кенәгәсе күрсәтүне таләп итәргә куша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство сайтына сылтама белән хәбәр итә.

 

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, өй шартларында әзерләнгән һәм төргәкләнгән продукт күп кенә сәбәпләр буенча куркыныч булырга мөмкин. Моңа азык-төлек җитештерү рецептурасын һәм дезинфекция үткәрү кагыйдәләрен бозу керә. Шулай ук өйдә азык-төлек әзерләгәндә аңа чит әйберләр яки ингредиентлар эләгергә мөмкин.

Заводта исә, кагыйдә буларак, җитештерү циклы ябык. Моннан тыш, өй шартларында җитештерелгән азык-төлек аны әзерләү этабында ук дизентерия, сальмонеллез яки ботулизм кебек авыруларны тудыручылар белән зарарланырга мөмкин, дип кисәтә ведомство.

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, кулдан азык-төлек сатып алганда кулланучының ветеринария документы һәм продуктның Таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүе турында декларация сорарга хакы бар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/07/194872/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев