Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сарымсак "ук"ларын вакытында өзегез...

Өзгән "ук"ларны ташларга ашыкмагыз, алардан тәмле дә, файдалы да тәмләткечләр әзерләргә була.

Эре сарымсак җыеп аласың килсә, аның укларын вакытында өзеп алырга кирәк. Әгәр аларны вакытында өзмәсәң, сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә.

Сарымсакны кайчан җыеп алырга кирәклеген белү өчен берничә укны сабакта калдырырга мөмкин. Шул орлыклар өлгереп, ачылгач, сарымсакны түтәлдән җыеп алырга да мөмкин. Өзеп яки кисеп алган укларны ташларга ашыкмагыз. Алардан бик тә тәмле тәмләткечләр әзерләргә була.

Кайбер хуҗабикәләр аларны кискәләп туңдыргычка куя, консервлап, маринадлап та куючылар бар. Сарымсак укларыннан әзерләнгән пастаны икмәккә ягып ашарга да була, икенче ашларга кушу өчен дә яхшы.

Мондый паста әзерләү өчен сарымсак укларын кискәләп, блендерда вакларга, яки иттарткычтан чыгарырга, шуңа тәменчә тоз һәм 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Яшелчә ашларына кушар өчен файдалы тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен вакланган сарымсак укларына вак итеп туралган укроп һәм 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга гына кирәк. Алар салкын урында яхшы саклана, дип яза Кызыл таң.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/sarymsak-uklaryn-vakytynda-zegez

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X