Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Үсемлекләр өчен яктылык ясыйбыз

Кышын үсемлекләргә кояш нурлары җитми, өстәмә яктыртырга туры килә.

 

НИНДИ ЛАМПА АЛЫРГА?
Үсемлекләрне яктырту өчен иң яхшы вариант — фитолампа.
Кыза торган лампа үсемлекләр өчен иң начары. Гадәти лампалар сары яки яшькелт төс белән яктырта, үсемлекләргә уңай йогынтысы юк. Алар үсемлекне җылыта, зыян салырга мөмкин. Шуның өстенә мондый лампалар тиз яна.

Энергия саклый торган лампа үсемлекне кыздырмый, чөнки җылылык бүлеп чыгармый. Энергияне аз ала, озак хезмәт итә. Әмма анда үсемлекләргә кирәкле төс спектрлары юк.
Люминесцент лампа үсентеләр үстергәндә еш кулланыла. Фитолампа булмаганда ул иң яхшысы. Мондый лампа җылылык бүлеп чыгармый, үсемлекне кыздырмый.

Люминесцент лампа үсемлекнең зәңгәр спектрга ихтыяҗын канәгатьләндерә, ә кызылга — юк.

НИНДИ ТӨС КИРӘК?
Үсемлекләргә үсү өчен яктылык кына түгел, билгеле бер төс спектры кирәк. Сары һәм яшел төснең бернинди йогынтысы юк. Үсемлекләргә кызыл һәм зәңгәр төс кирәк. Зәңгәр төс орлыкларга тишелергә булыша, тамыр системасын ныгыта. Кызыл төс үстерә, чәчәк атып, җимеш бирергә булыша. Кызыл һәм зәңгәр төс бергә булганда, үсенте нык булып үсә. Фитолампаларда кызыл спектр күбрәк булырга тиеш.

КҮПМЕ ЯКТЫРТЫРГА?
Һәр үсемлекнең үз таләбе. Тишелеп чыгуга туктаусыз яктыртырга була. Аннан ял вакыты бирергә кирәк. Помидор үсентесен тәүлегенә — 14-16, кыярны — 14-15, редис, сельдерейны — 12-16, баклажанны — 8-13, борычны 9-10 сәгать яктыртырга кирәк. Лампа үсемлектән 20-25 см ераклыкта торса яхшы.

 

"Ирек мәйданы" 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев