Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Социаль пакетмы, яисә акчамы?

Федераль ташламага ия һәр кеше 1 октябрьгә кадәр 2013 елда социаль пакетмы яисә аңардан баш тартып, акчалата аламы, шул турыда хәл итәргә тиеш. Үзе өчен икесенең берсен сайлап, киләсе елда да фикерен үзгәртергә җыенмаучыларга Пенсия идарәсенә килергә кирәкми. Ә инде карары үзгәргән икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия идарәсенә килеп, гариза...

Федераль ташламага ия һәр кеше 1 октябрьгә кадәр 2013 елда социаль пакетмы яисә аңардан баш тартып, акчалата аламы, шул турыда хәл итәргә тиеш.


Үзе өчен икесенең берсен сайлап, киләсе елда да фикерен үзгәртергә җыенмаучыларга Пенсия идарәсенә килергә кирәкми. Ә инде карары үзгәргән икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия идарәсенә килеп, гариза язу сорала.
Социаль хезмәтләрнең җыелмасы ел саен индексацияләнә. 2012 елның 1 апреленнән ул 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Даруларга - 613 сум, санатор-курорт дәвалануга 94 сум 83 тиен, юл-транспорт чыгымнары өчен 88 сум 5 тиен каралган.
Социаль пакеттан баш тартып, айлык акчаны сайлаучылар табиблар рецепты буенча бушлай дару алу хокукына ия түгел.
Сораштырулар шуны күрсәтә: гомуми авыру буенча инвалидларның күпчелеге акчалата алуны хуп күрә. Ә менә районыбызның Яңа Шөгер авылында яшәүче Гөлсинә Ризванова социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында уйлап та карамый. Чөнки шикәр чире белән авырый башлаганнан бирле дистә елдан артык, инсулин кабул итмичә, бер генә көн дә тора алмый ул. Белгәнебезчә, әлеге даруны сатып алсаң, ул бик кыйммәткә төшә. Федераль ташламага ия булгач, Гөлсинә апа ике айга бер тапкыр табибка килеп, рецепт яздырып, даруханәдән бушлай инсулин ала. "Глюкометр, аның полоскаларын, энәләрен, шприцлар да биргәннәр иде. Әмма быел инсулин даруханәдә гел булмый, баргач "юк әле, көтегез", дип кире борып җибәрәләр, шунысы кыенрак. Әле ярый бер алганда ике ай ярымга җитәрлек бирәләр",- ди Гөлсинә апа.
Авыру сорап килми. Шуңа да социаль пакетны акчага алыштыручылар үзләренең сәламәтлекләрен күзаллап, дөрес карар кабул итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пакет

2
X