Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ТЕЛЕФОН СУГА ТӨШСӘ…

Син көтмисең дә, уйламыйсың да,  ә бу хәл аяз көнне яшен суккандай тота да була! Телефонны әйтәм. Суга төшеп китә! Әлеге куркыныч вакыйга күпләрнең тормышында булып узгандыр. Телефон суга очкан тизлектә йөрәк тә табан астына томырыла шул чакта.  Мине яки сине бу хәл читләтеп узар дип һич әйтеп булмый, шуңа күрә алдан ук бу очракта ниләр эшләргә кирәклеге белән танышабыз.

Иң беренче чиратта, паникага бирелмибез. Төшсә төшә инде, хәзер елап, котырынып кына берни дә үзгәртеп булмаячак.
Тышкы яктан телефонга берни булмаган кебек тоелса да, күп очракта бу алай булмый. Су эчкә барыбер керә һәм телефон күпмедер вакыттан соң ватылырга мөмкин.
Телефонны судан алуга, аны сүндерәбез, sim-карта һәм “карта памяти”ны алып куябыз.
Аккумуляторны шулай ук алабыз.
Моннан соң телефонны кәгазь салфетка белән корытабыз. Аннан, салфеткага төреп, дөге эчен тыгып куябыз. Дөге артык дымны үзенә сеңдерер. Икенче көнне  экспертка тапшырабыз, ул аны тагын да яхшырак киптерер.
Исегездә тотыгыз: телефонны беркайчан да фен белән киптерергә ярамый, чөнки эссе һава агымы суны тагын да эчкәрәк кертергә мөмкин. Шулай ук фен пластмасс детальләрне эретә ала.
Телефонны духовка яки микродулкынлы мичтә кипетерергә карар кылу да яхшы фикер түгел. Гаджетыгызга зыян да салачаксыз, яндырырга да мөмкинсез.

http://yalkyn.com/achysh/30388/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев