Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ТӨЧКЕРҮ ӘДӘБЕ

Кыш — грипп кебек йогышлы авырулар чоры. Төчкерү әдәбен белмәү чир йоктыруның бер ысулы булып тора.

 

Динебез төчкерүне Аллаһның хәерхаһлыгы дип карый. Ислам төчкерүне сәламәт гадәт санаганлыктан, аны тыймый, бу күренешкә каршылык күрсәтергә кушмый. 
Мөселман төчкерү тавышын киметү һәм янындагы кешеләрне борчымас өчен, читкә борылырга, авызын кулъяулык, һичьюгы куллары белән капларга тиеш. Төчкерүче мөселман Аллаһны мактап: “Әлхәмдүлилләһ” (“Аллаһка барлык мактауларыбыз”), — дип әйтергә тиеш. Аны ишетеп торганнар: “Йәрхәмүкаллаһ” (“бәлкем, Аллаһ сиңа да хәерхаһлы булыр”), — дип әйтергә тиеш. Моңа җавап итеп: “Йәхдикум Аллаһ вә юслих бәлакум” (“бәлки, Аллаһ сиңа да муллык бирер”), — диләр. Аллаһтан мәрхәмәтлелек сорау 3 тапкыр кабатланырга мөмкин. Аннан да күпкә китсә, ул авыру билгесе булуы ихтимал. 
Әгәр төчкерүче Аллаһны данламаса, аңа Раббыбызның мәрхәмәтен сорау дөрес түгел. Кеше төчкереп тә Аллаһны мактауны онытса, янәшәсендәге мөселманнар бу хакта исенә төшерергә тиеш. 
Мөселман булмаганнар төчкергәндә: “Йәхдикум Аллаһ” (“бәлкем, Аллаһ сине дә хакыйкать юлына чыгарыр”), — дию әдәплелек билгесе санала.

чыганак:https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев