Туңдырманың зыянсызын гына ашагыз
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Туңдырманың зыянсызын гына ашагыз

Бәяне киметү өчен тәм-том җитештерүчеләр хәйләгә бара.

Туңдырма җитештерүчеләр еш кына бәя һәм сыйфат күрсәткечләре арасында алтын урталыкны таба алмый. Шуңа күрә кайбер десертлар әзерләүдә табигый түгел, ә химик ингредиентлар кулланыла, дип кисәтә диетологлар.

Белгечләр сүзләренә караганда, тулысынча табигый продукт кыйммәт торачак. Бәяне киметү өчен тәм-том җитештерүчеләр хәйләгә бара. Кайберәүләр сөт майларын үсемлек майларына алмаштыра, озак саклансын өчен тәм көчәйткечләре һәм буягычлар өсти.


“Җәй көне туңдырма – яратып ашый торган ризык, шуңа күрә табигый сөт продуктларыннан эшләнгәнен махсус эзләргә кирәк. Вариант буларак, туңдырылган җиләк-җимеш суты нигезендә ясалган бозлы туңдырма сатып алырга була. Болар икесе дә сөт һәм майларны алмаштыручы теләсә нинди майлардан әзерләнгән туңдырмадан яхшырак булачак”, – дип билгели белгечләр.


Тик эссе көннәрдә туңдырманы артык күп ашарга ярамый. Мондый салкын десертны чамадан тыш куллану кешедә фарингит яки тамак ялкынсынуы китереп чыгарырга мөмкин.

https://kiziltan.ru/articles/iskra/2022-06-28/tu-dyrmany-zyyansyzyn-gyna-ashagyz-2856380

https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев