Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тюльпанны декабрьдә утыртсаң да ярый

Чәчәк яратучылар еш кына “Тюльпанны кайчан утыртырга, язынмы, көзенме?” кебек сораулар белән уйлана. Язын утыртканы соң чәчәк ата. Ә көздән утыртканнары яз башында ук чәчәк белән сөендерә.

 

Тиз үсеп китү өчен тюльпанга салкынча аралык кирәк. Бу вакытта суганчада үсешне активлаштыра торган матдәләр хасил була. Кыргый тюльпаннар кар эрүгә баш калкыта, бакчачыларга да шул ысулны кулланырга кирәк. Суганчаны хәтта декабрьдә, кар өстенә дә утыртырга мөмкин. Бары тик соңыннан коры яфрак яки ылыс ботаклары белән капларга онытмагыз.

Суганчаларны җиргә төртүнең иң кулай вакытын ничек белергә соң? Моның өчен җирнең температурасын үлчәргә кирәк. Әгәр 15 см тирәнлектәге җир даими +10 градуста тора икән, суганчаларны курыкмыйча утыртырга мөмкин. Календарь сроклар, һава торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә, елдан-ел үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә якынча сентябрь уртасыннан октябрь ахырына кадәр төртеп калырга мөмкин.

Фото - Pixabay.com

http://muslumirc.ru/news/stati/tyulpanny-dekabrd-utyrtsa-da-ya-ryy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X