Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яңа ел кызыл уылдыклы булсын!

Яңа ел инде таулар артында түгел. Бәйрәм табынына иң популяр деликатесларның берсе – кызыл уылдык. Әмма җитештерүчеләр арасында намуссызлары да булу сер түгел. Шуңа бәйле рәвештә белгечләр бәйрәм алдыннан киңәшләр белән уртаклаша.

Беренче чиратта деликатесның җитештерелү датасына игътибар итәргә кирәк. Балыкларның уылдык чәчү вакыты – май уртасыннан декабрьгә кадәр. Бу вакытта җитештерелгән улдык алу дөрес булыр. Төргәктә «ГОСТ» маркировкасы торырга тиеш. Әгәр дә банка үтә күренмәле пыяла булса, барлык уылдык шарчыкларының тулы, бер-берсенә ябышмаган, төсләре тигез булуын тикшерегез. Тимер банкаларда саннар бераз кабарып торырга тиеш.
Ачылган уылдыкны җиде көннән артык сакларга ярамый. Әгәр уылдык каты тимер банкада сатыла икән, аны ачканнан соң, пыяла савытка урнаштырырга кирәк.
Иң мөһиме – уылдык алырга мөмкинлегегез булсын, дуслар!

kiziltan.ru


Фото: pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев