Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ябыгырга ярдәм итүче 13 ризык

Диетологлар организмның минералларга һәм витаминнарга барлык ихтыяҗын канәгатьләндерә алучы һәм сәламәтлеккә зыян китермичә генә ябыгырга ярдәм итүче азык-төлекләрне атады. Исемлек 13 юлдан тора, дип хәбәр итә «Известия» басмасы.

Рейтингны бадәм (миндаль), бразилия читләвеге һәм шыттырылган бодай җитәкли. Галимнәр билгеләвенчә, аларда организмга бик кирәкле витаминнар һәм минераллар зур күләмдә бар. Шул исәптән, алар магнийга, тимергә, кальцийга һәм күзәнәкле тукымага бай.

Шулай ук, исемлектә ясмык (чечевица), солы боткалары, бәрәңге, кале кәбестәсе, брокколи һәм авокадо бар.

Тавыкны, балыкны һәм йомырканы диетологлар мәҗбүри ризыкка керткән. Аларның сүзләренчә, балык файдалы майларга бай, тавык ите бик яхшы аксым чыганагы булып тора, ә йомыркада лейцин – организмка кирәкле аминокислота бар.

Моннан тыш, ябыгучыларга күбрәк кара җиләк (черника) ашарга киңәш итәләр, чөнки бу җиләктә май күзәнәкләренең үсешен тоткарлаучы үсемлек полифенолы күп.

 

kiziltan.ru

Фото: bashinform.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев