Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җыерчыкларны ничек җиңәргә?

Галимнәр җыерчыклар пәйда булуның яңа версиясе турында сөйлиләр.

Җыерчыкларның  бигрәк тә гүзәл затларны борчуы мәгълүм. Нилектән барлыкка киләләр? Нигә алар йөз-чалымнарны иртә бизи башлый? Сәбәпләре нидә? Ханым һәм туташларны шул сораулар борчый.


Галимнәр фикеренчә, бавырдагы май күзәнәкләренең концентрациясе турыдан-туры картаю  белән бәйле икән. Бавыр күзәнәкләрендә ламин аксымын арттырганда җыерчыклар пәйда булу процессын тоткарлыклап була. Галимнәр бу өлкәдә яңа технология өстендә эшлиләр.


Бавыр сәламәтлеген һәм аны май катламы басудан саклау өчен диета тотарга кирәклеген ассызыклыйлар. Табиблар бигрәк тә алма, авокадо, грейпфрутлар ашарга куша. Чөнки бу җимешләрдә файдалы витаминнар һәм антиоксидантлар күп.


Шулай ук куркума белән дә дус булырга кирәк. Ул организмда  үт кудыру процессын көчәйтә. Ә менә шикәр комы һәм тозны, киресенчә, азрак кулланырга кирәк, диләр.


Автор: Руфина Таҗиева.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/yerchyklarny-nichek-i-rg-/?clear_cache=Y

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев