Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җәйгә кадәр ябыгам дисәң...

Ябыгу өчен иң шәп ысул — 2-3 сәгать саен аз-азлап ашау. Галимнәр фикеренчә, көнгә өч тапкыр ашау организмда биохимик процессларны акрынайта, май катламы туплауга китерә.

Ризык булмаячагын "белгәч", организм "ягулык" — майлар туплый башлый. Энергия килмәгәч, ул мускулларны "яндыра". Сирәк ашаган очракта, ризык тулысынча май тупламына әверелә. Шуңа күрә ач торып ябыгып булмый!

Күбрәк хәрәкәтләнегез. 30 минутлык физзарядка яки урамда йөреп керү гомуми тонусны яхшырта. Ашау да дөрес булса, бу вакытта артык калорияләр яначак. Димәк, ябыгу да булачак. Урамда эссерәк булган саен, калорияләр яхшырак "тотыла". Организм артык җылынмас өчен, үзен-үзе суыту өчен энергия сарыф итәргә мәҗбүр була.

Яшелчә ашагыз. Ашкайнату процессы һәм аксымны үзләштерү өчен яшелчә дә кирәк. Галимнәр кызыклы ачыш ясаган. Яшелчәләрнең төсе яшелрәк булган саен, кандагы инсулин күләме кими, калорияләр тизрәк сарыф ителә. Салат яфраклары, кыяр клетчаткага бай, аларда табигый сорбент күп. Сорбент исә эчәклекне чистарту өчен файдалы. Яшел чәй дә шушы исемлектә.

Телевизорны азрак карагыз. Яз һәм җәй көннәрендә яңа сериаллар чыкмый. Кагыйдә буларак, төп яңалыклар көз һәм кыш көннәрендә була. Продюсерлар да халык урамга чыксын дип тели ахры. Экран алдында фастфуд ашап, сәламәтлекне какшатып утыру дөрес түгел. Урамга чыгу өчен сәбәп табыгыз. Телевизор каршында утырганчы, капка төбендә урындыкта кояшта җылынып тору файдалырак булыр.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев