Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Юкә чәчәге җанга дәва, тәнгә көч кертә

Юкә чәчәгенең хуш исен иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва бирә, тәнгә көч кертә. Июнь-июль айларында юкә мул итеп чәчәккә күмелә.

Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт - чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Аны күләгә, җиләс урында киптергечләрдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь яисә тукыма янчыкларда караңгы, җилләтелә торган урында саклыйлар. Дөрес киптергән, саклаган очракта, юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый.
Өстәвенә, юкә чәчәге – баллы үсемлек. Юкә балы гомер-гомергә иң югары сортлы бал булып саналды һәм санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур. Юкә чәчәге составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар.

Юкә чәчәгеннән әзерләнгән препаратлар тир, ашказаны суты бүленеп чыгуга уңай йогынты ясый, ашкайнату бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт сыекчасы бүленүне җиңеләйтә. Шулай ук, ялкынсынуга каршы һәм тынычландыручы чара буларак, алыштыргысыз дару. Салкын тигәндә, грипп, бронхит чирләренә каршы, көндәлек тормышта авыз чайкау өчен дә юкә чәчәге төнәтмәсен файдаланалар.

Юкә чәчәге белән дәвалану ысуллары мең төрле. Менә шуларның кайберләре.
Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан коткара. Әмма озак эчү йөрәк эшчәнлегенә зыян салуы, нерв системасын ярсытуы бар.

Ютәл булганда, салкын тигәндә, баш, тамак авыртканда, үпкәләр ялкынсынганда, эч авыртканда, ревматизм булганда, һушны югалту белән интеккәндә йокларга ятар алдыннан кайнар төнәтмә эчелә. Нерв авыруларыннан юкә чәчәге яисә юкә яфрагы ваннасы коткара. Дәвалану чорында көн аралаш 10 тапкыр ваннада ятарга кирәк.

Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары, яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкәнең күмере бик файдалы. Күмер әзерләү өчен юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яисә учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәләр, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак: Кызыл Таң

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X