Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 миллион сумлык мәхәббәт тарихы

Бәләбәй районында яшәүче бер хатын, интернетта үзен Лондоннан Дания диңгезчесе дип таныштырган ир белән элемтәгә кереп, бер миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.

"Чит ил кешесе" мошенник булып чыга. 16 февральдә республика Эчке эшләр министрлыгында мәхәббәт тарихы турында сөйләделәр.

48 яшьлек хатын социаль челтәрләрдә Даниядә диңгезче булып эшләүче Бөекбританиядә яшәүче Остин Марк белән танышкан. Парның виртуаль мөнәсәбәтләре бик тиз үсә. Өченче көнне үк алар видеоэлемтә буенча шалтыратыша башлый. Остин шул ук вакытта урыс телендә акцентсыз гына иркен сөйләшкән, тик бу зыян күрүчене бер дә шикләндермәгән. Бер көн эчендә ир Русиягә үзенең сөеклесе янына килергә ниятләве турында белдергән.

Әмма моңа кайбер факторлар комачаулый. Акча юк.

Хатын үзенең егетенә ярдәм итәргә булган. Башта ул аңа - 100 мең сум, аннары 150 мең, аннары тагын 200 мең сум һәм тагын берничә тапкыр күчерә. Күпмедер вакыттан соң ир эш бирүченең аны беркая да җибәрәсе килми, дип белдергән. Ул чакта хатын компаниянең электрон почтасына яза, янәсе, диңгезче хезмәт итә, аны җибәрүләрен сорый. Аңа ул моны үз акчасына эшләргә тиеш, дип җавап бирәләр һәм хатын янә акча җибәрә.

Шуннан соң ир зыян күрүчегә аэропортка баруын һәм очрашкан вакытта акчасын кире кайтарачагын язган.

Хатын сөйгәнен түземсезлек белән көтә башлаган, әмма берничә көннән аңа билгесез кешеләр шалтыраткан һәм үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар хатынга Остин Маркның аэропортта тоткарлануын, һәм аны җибәрү өчен тагын яхшы адвокатка акча кирәк, дип белдерә. Ләкин хатынның инде бернинди тупланмалары да калмаган була. Диңгезчегә ярдәм итәм дип, ул барлык акчасын - үзенекеләрен дә, әнисенекен дә юкка чыгарган.

Баш тартканнан соң, Марк телефонын алмый башлаган. Зыян күрүче мошенник корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Анда караклык факты буенча җинаять эше кузгаталар.

Матди зыян 1 миллион 250 мең сумга бәяләнгән.

Автор:Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-02-17/hatyny-bel-n-duslashyrga-kilg-n-bulgan-2696468

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: осторожно мошенник мошенник с другой страны