Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

100дән артык кешене коткарган 15 яшьлек Ислам: “Башта кешеләрне чыгардым, үзем…”

22 мартта булган терактта “Крокус Сити Холл”да эшләүче 15 яшьлек Ислам Хәлилов 100дән артык кешене коткарган.

“Башкаларның гомерен корбан итеп, берни эшләмичә кала алмдым”, – дип сөйләгән ул “360” телеканалына.

“Крокус Сити Холл”дагы гардеробта эшләүче 15 яшьлек Ислам сөйләвенчә, ул кешеләрне инструкция буенча коткарган.

– Мин ничек кирәк, шулай эшләдем. Безгә алдан ук инструкция уздырганнар иде. Шуңа да мин әзер идем, кирәкле чараларны вакытында күрдем. Булдыра алган кадәр кешеләргә чыгарга ярдәм иттем, – дип сөйләгән ул.

Ислам террористларның берсен үз күзләре белән күргән. Аның алдында бер ир-атны үтергәннәр.

– Кешеләр ашыга, йөгерешә башлады. Аларны аңларга була, билгеле. Мин башта кешеләрне чыгардым, артымда берәү дә калмаганына инанганнан соң, үзем алар артыннан чыктым, – дип сөйләгән Ислам.

“360” телеканалы егетнең әти-әнисе белән дә аралашкан.

– Өйгә кайтты да, “Әни, нигә телефонны алмыйсыз? Мин сезгә видео җибәрдем” дип кычкыра башлады. Мин шокта: улыбыз калтырана, үзе салкын. Мин ул терактны телевизордан гына күрдем. Шуннан соң гына улымның да шул вакыйгалар эчендә булуын күз алдына китердем. Ул исән-сау кайткач, шатлыктан еладым, – дип сөйләгән Исламның әнисе.

Россия Мөселманнары Диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Исламны югары бүләккә тәкъдим итте. «Рамазан аенда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә безнең унбиш яшьлек мәхәллә әгъзасы Исламга батырлыгы һәм кешеләрне коткарганы өчен Россия мөселманнарының «Хезмәт өчен» медале тапшырылачак»,- диелә Россия мөфтиләр Советының рәсми сайтында.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138517/
 Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев