Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназия укучылары туган тел аша гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнә (фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә Туган тел айлыгы мәгънәви яктан эчтәлекле чаралар белән, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелеп үтә.

Бүген гимназиянең "Айсылу" театр түгәрәгенә йөрүче, "Энҗе бөртекләре" иҗат төркеменә йөрүче балалар "Әби-бабай өйрәткән, туган телне көйләткән" дигән матур кичә уздырдылар.

"Бәби ашы" йоласы күренешен тәкъдим иттеләр. Әлеге йолада халкыбызның иң матур җырлары яңгырый, иң җылы хисләре күрсәтелә.

Кичә моңлы җырлар белән үрелеп барды. Яшьтән үк халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, әдәбиятын белеп үскән балаларга яхшылык, шәфкатьлелек сыйфатлары туплый.

Кичәне башлангыч сыйныф укучылары карады.

 

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев