Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12 яшькә кадәрге балаларга “ватрушка”да шууны тыярга җыеналар

Соңгы елларда тюбингка мөкиббән китүчеләр ишәйде

 

Россиядә “ватрушка”лардан файдалануга яшь буенча чикләү кертелергә мөмкин. RT хәбәр иткәнчә, “Иминлек өчен” хәрәкәте башлыгы Дмитрий Курдесов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Ул ведомство башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Чуприянга юлланган хатында узган кыш айларында массакүләм мәгълүмат чараларында “ватрушка”да шуган чагында балаларның җитди җәрәхәтләнү һәм имгәнүләре, хәтта һәлак булулары турында язмаларның пәйда булуына күрсәтеп үткән. Шул ук вакытта Курдесов куркыныч ихтималын тиз генә абайлый алмаган мәктәпкәчә яшьтәге яки башлангыч сыйныфларда укучы сабыйларның шундый һәлакәтләргә ешрак юлыгуларын искәрткән.

“Шул сәбәпле Россия территориясендә 12 яшькә кадәр тюбинглардан файдалануны чикләүнең кирәк булу-булмавын бәяләүне, шулай ук 12 яшькә кадәрге балага тюбингтан файдалануга рөхсәт иткән ата-аналарга штраф салу ихтималын күздә тотуны сорыйм”, – дип язган Курдесов үзенең мөрәҗәгатендә.

Чыннан да, соңгы елларда тюбингка мөкиббән китүчеләр ишәйде. Әмма, кызганычка, бу кышкы күңел ачуның балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә һәлак булуы белән төгәлләнү очраклары бар. Мәсәлән, узган елның 31 декабрендә Татарстанда 3 яшьлек кызчык тюбингка утырып таудан шуганда, башын бик нык җәрәхәтләгән. Сабый шундук хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аны үлем тырнагыннан йолып кала алмаган. Быел 15 гыйнварда Мәскәүдә дә шундый аянычлы очрак булган. “Ватрушка”га утырып таудан шуган чагында бер малай, башы белән бәрелеп, һәлак булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев