Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 июль - 19 июль атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу вакыт аралыгында сез үзегезне аеруча яхшы хис итәчәксез. Физик активлык кирәк булган эшләрдә моннан бик әйбәт файдаланырга була. Эштә исә вакыт җитмәү сәбәпле кайбер мәшәкатьләр килеп чыгуы бар. Ял көннәрен үзегезгә һәм гаиләгезгә багышларга тырышыгыз.


Үгезбозау
Үз-үзегезгә ышану сезгә хәзер бер дә комачау итмәс. Эштә сезгә өстәмә бурычлар йөкләүләре бар, ә өйдә үз ихтыяҗларыгызны якларга туры киләчәк. Ялларда хәл алу өчен ялгызы гына берәр кая барып ял итәргә тырышыгыз. Шулай ук  яңа белемнәр үзләштерү өчен дә кулай вакыт.

Игезәкләр
Финанс мәсьәләләре сезне борчып торачак. Зур югалтулар белән очрашуыгыз ихтимал. Шулай да күңелсезлекләргә бирешмичә, яңадан акча эшләү турында кайгыртырга кирәк булачак. Туганнар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Шуны истә тотыгыз: кайвакыт бәхәсләшеп торганчы ризалык бирү яхшырак.

Кысла
Сезгә бу атнада җитди карарларны үзлектән кабул итәргә кирәк. Гаиләле кыслалар өчен бу шактый авыр булырга мөмкин. Түземлерәк булырга, юл куярга тырышыгыз. Әлеге вакыт аралыгы аудио- һәм видеоматериаллар ярдәмендә уку өчен файдалы булачак. Хатын-кызларга имиджларын үзгәртү өчен кулай вакыт.


Арыслан
Кайбер арысланнарны җитди килешүләр көтә. Документларны рәсмиләштергәндә игътибарлы булыгыз. Акчаларны хәзерге вакытта саграк тоту хәерлерәк. Счетка салып торсагыз да була. Эштә сезгә карата мөнәсәбәтләрнең үзгәрүен тойсагыз, үз-үзегезнең тотышыгыз турында уйланыгыз.


Кыз
Кәефегез көн саен диярлек үзгәреп торачак. Бу якын кешеләрегезгә дә тәэсир итмичә калмыйчак. Җитди булмаган җәрәхәтләр алуыгыз ихтимал, ләкин алар да сезнең планнарыгызга комачау итәргә сәләтле. Өйдә уңайлылык, җылылык тудыру буенча эшләгез, бу сезгә генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә кирәк.

Үлчәү
Бу атнада сез бернигә дә карамастан үз максатыгызга барырга тырышачаксыз. Башкалар фикере һәм мәнфәгатьләренә игътибар бирмәү аркасында каршылыкларга юлыгу ихтималы бар.  Җитәкчеләр белән низаг чыгарга яки карьерада үзгәрешләр көтүе мөмкин. Хәлне катлауландырмас өчен башкаларга карата игътибарлырак булыгыз.


Чаян
Якын арада сезне файдалы очрашу көтә. Эшегездә оештыру сәләтен күрсәтергә тырышыгыз. Ярдәм кулы сузыгыз. Югарыдагылар белән мөнәсәбәтләрегез тагы да яхшырып китәр. Форсаттан файдаланып, хезмәт хакын арттыру турында сүз башларга да була.


Укчы
Атнаның беренче яртысында сезне бик күп очрашулар көтә. Бик күңелле тәэсирләр алсагыз да, нәтиҗәдә сезгә ял кирәк булачак. Атнаның икенче яртысын ялгызлыкта уздырырга тырышыгыз. Якын дусларыгызның берсе сезгә карата гадел булмаган адым ясарга мөмкин. Сак булыгыз.


Кәҗәмөгез
Бу вакыт аралыгында кызыксынучанлык күрсәтегез: барысын да күзәтеп, барысын да истә калдырырга тырышыгыз. Үз вакытыгызны һәм көчегезне юк-барга әрәм итмәгез. Чыннан да лаеклы булган тәкъдимнәргә генә ризалашыгыз. Кайбер очракта дусларыгыздан ярдәм сорарга туры киләчәк. Аннан баш тартмавыгыз хәерлерәк.


Сукояр
Якын кешеләрегез белән килеп чыккан аңлашылмаучылыклар сәламәтлеккә дә йогынты ясыйчак. Хроник авыруларның көчәеп китүе яки аңалары килеп чыгуы бар. Йолдызлар сезгә нинди дә булса яңа эшләргә тотынырга киңәш итми. Гомумән, эш турында уйлавы сезгә бу арада кыен булачак.


Балык
Бу атнада сезгә проблемаларыгыз турында тирә-яктагы кешеләргә сөйләмәү яхшырак булыр. Юкса моны сезгә каршы кулланырга мөмкиннәр. Хисләрегезне тыеп торырга һәм тынычланырга кирәк. Үз тормышыгызда нәрсәне дә булса үзгәртә алу турында уйланыгыз. Хәзер андый үзгәрешләр өчен кулай вакыт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев