Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 нче пенсия түләү турында закон кабул итәргә мөмкиннәр

Көзен Дәүләт Думасына 13 нче пенсияне түләү турында закон проекты кертәчәкләр, дип хәбәр итә «Справедливая Россия» партиясендә, дип яза «Известия».

Партия лидеры Сергей Миронов газетага биргән интервьюсында әлеге акча ел саен декабрь аенда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бирелергә тиеш дип тәкъдим иткәннәр.


«Картлык буенча өстәмә иминият пенсиясен билгеләү әлеге категория гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, шулай ук гомерләре буе ил үсеше өчен эшләгән кешеләргә карата социаль гаделлекне торгызырга ярдәм итәчәк», — дигән Миронов.


Парламентарий фикеренчә, әлеге инициатива чит илдән кертелгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кискен кимүе шартларында сатып алу ихтыяҗын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.


Шулай ук төзәтмәләр 70 яшькә җиткән гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне ике тапкыр арттыруны күздә тота. Партия бәяләвенчә, аларның идеясен тормышка ашырырга федераль бюджеттан 654,8 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13ая пенсия