Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15-25 июньдә ковидка каршы прививка ясатса, фатир ота алалар

Лотереяда төп приз – Серпухов шәһәрендәге мәйданы 74,9 квадрат метр тәшкил иткән өч бүлмәле фатир.

әскәү Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан кешеләр арасында лотерея уйната. Вакцинация узган кешеләр фатир ота алачак.

Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы губернатор һәм өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Төп шарт – прививка (беренче доза) 2021 елның 15-25 июнендә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинация пунктларында ясалырга тиеш. Препаратларның теләсә кайсын ("Спутник V", "ЭпиВакКорона", "КовиВак") сайларга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Лотереяда төп приз – Серпухов шәһәренең «Новая пролетарка» торак комплексында мәйданы 74,9 квадрат метр тәшкил иткән өч бүлмәле фатир.

Лотереяда, теркәлү урыны нинди булуга да карамастан, Россиянең 18 яшьтән узган теләсә кайсы гражданины катнаша ала.

«Моның өчен 15-25 июньдә "Дәүләт хезмәтләре" төбәк порталында (uslugi.mosreg.ru) акция баннеры төймәсенә басарга, шуннан соң анда килешү кагыйдәләре белән риза булуыңны расларга кирәк. Аннары исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен, туган көнеңне, паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын һәм электрон почта адресын күрсәтү зарур. Лотереяда катнашучының адресына теркәлүен раслаган махсус код киләчәк», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, җиңүче 27 июнь көнне 19.00 сәгатьтә «360» телеканалы туры эфирында жирәбә салу ярдәмендә билгеләнәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X