Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 июнь - 21 июнь атнасына йолдызнамә

Кучкар. Бу атна сезнең өчен уңышлы булачак. Финанс хәле яхшырачак. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр бер-береңә хөрмәт, кайгыртучанлык белән тулы булыр. Шәһәрдән читтә җир участогы бар икән, якыннарыгыз белән шунда барып ял итегез. Бу барчагызның да кәефенә яхшы йогынты ясар.


Үгезбозау.
Сез бу атнада тормышыгыздан һәм үз-үзегездән бик канәгать булырсыз. Тирә-яктагы кешеләр белән аралашканда сезнең иң яхшы якларыгыз: тынычлык, ихласлылык, игелеклелек күренәчәк. Яңа кешеләр, танышлар булдыру өстендә көч куйсагыз була. Шулай ук яңа белемнәр туплау өчен дә кулай вакыт.


Игезәкләр.
Сезгә бу атнада тыныч һәм аулак яшәү рәвеше саклау киңәш ителә. Бу матди иминлек турында уйлар өчен генә түгел, җан тынычлыгына ирешү өчен дә кирәк. Бу вакыт аралыгында акча арттыру мәсьәләсе кыенлыклар тудырмас. Ә менә эчке гармонияне булдыру өчен бераз башкалардан читләшеп, ялгызлыкта калып уйлану артык булмас.


Кысла.
Тормышыгызның яңа этабы алдында торуыгызны сиземләвегез ихтимал. Эчке оптимизм һәм якыннарның ярдәме яңа үзгәрешләргә нигез булып тора ала. Никадәр актив булсагыз, фикердәшләр төркеме дә шул кадәр киңәячәк, башлаган эшегездә уңышка ирешү мөмкинлеге дә зуррак булачак. Уңыш лидерлык сыйфатларына ия булганнарга елмаячак.


Арыслан.
Бу атнада күтәренке рух, яхшы кәеф сезнең юлдашларыгыз булачак. Бәлки абруйлы, үтемле ярдәмчегез килеп чыгар. Аның тырышлыгы белән сез дә куйган максатларыгызга ирешә алырсыз.  Борчыган сорауларга җавап эзләү, үзеңнең эчке дөньяңны анализлау, шулай ук психологик комплекслардан арыну өчен дә яхшы вакыт.


Кыз
Сезгә бу атнада кызыксынуларыгыз өлкәсен киңәйтеп карарга кирәк. Моның иң кулай ысулы – уку. Тормышта һәрвакыт нәрсәгә булса да өйрәнергә кирәк. Төрле вакыйгалар шаукымында булырга, аралашуның барлык чараларын кулланырга тырышыгыз. Активлык эшегезгә дә уңай тәэсир итәр.

Үлчәү.
Теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк. Бу атнада сезгә мөһим сораулар буенча ныклы позициядә торырга, кыю карарлар кабул итәргә, планнарыгыз турында ачыктан-ачык белдерергә кирәк. Шул чакта сез үз максатларыгызга тизрәк ирешә алырсыз.


Чаян
Бизнеста партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында телдән ясалган килешүләрне юридик рәвештә рәсмиләштерергә киңәш ителә. Шәхси тормышта мөнәсәбәтләр җылырак һәм йомшаграк булыр. Озак еллар бергә булган чаяннар якыннарына карата хисләре яңаруын сизәрләр.


Укчы
Укчылар бу атнада сәламәтлекләре яхшыруын сизәрләр. Бу көннәр начар гадәтләрдән арыну, дәвалау-профилактика чаралары өчен бик әйбәт. Үз сәламәтлегегез турында кайгырту сезгә аерым канәгатьлек хисе китерәчәк. Дөрес туклану, көндәлек режимны саклау турында уйланыгыз. Фитнес-клубка яки бассейнга язылу да яхшы булыр.


Кәҗәмөгез.
Бу атнада Кәҗәмөгезләр шәхси мөнәсәбәтләрдә тынычлык һәм гармония урнаштыра алачак. Инде озак вакыт эчендә романтик хисләр белән яшәүчеләргә мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү турында уйланырга да була. Йолдызлар барысы да уңышлы булачагына ишарә итә. Бу атна күпчелек кәҗәмөгезләргә бәйрәм кәефе өстәр.

Сукояр.
Өйдә төзекләндерү эшләре башлау бу атнада иң отышлы юнәлешләрнең берсе булырга мөмкни. Иң әһәмиятле фактор булып монда гаиләнең психологик климаты торачак. Киеренке һәм бәхәсле сораулар булган очракта, сез аларны уртага салып хәл итә алачаксыз. Бакча участогында күмәк эш тә уңышлы барачак. Шулай ук иҗади шөгыльләр туры килә торган вакыт.


Балык.
Бу атнада сез тирә-яктагы кешеләр белән аралашудан уңай тәэсирләр алачаксыз. Иң мөһиме – әдәплелек һәм ихтирам күрсәтү. Бакчага яки шәһәрдән читкә пикникка бару өчен яхшы вакыт. Балаларыгыз бар икән,  тәрбияләүгә генә түгел, аларны мәдәни яктан үстерүгә дә игътибар итегез. Мәсәлән, ялларда алар өчен күңелле чаралар оештырыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев