Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 март- 21 март атнасына йолдызлар фаразы

Кучкар Бу атнада Кучкарларның эше күп: аларга җиң сызганып өр-яңа проектларга тотынырга кирәк, күптәнге, тәмамланмаган эшләре дә шактый. Башта төгәлләнмәгән эшләрегезне ахырына җиткерегез. Чәршәмбе - эш эзләүчеләр өчен күңелгә ятышлы эш килеп чыгу ихтималы зур.

 

Үгезбозау
Катлаулы атна. Юк-барга борчылмагыз, борыныгызны төшермәгез. Әгәр эштә яки мөнәсәбәтләрдә каршылыклар туса, аларны әйләнеп үтү ысулын табыгыз. Чәршәмбе көн сезне яхшы яңалыклар һәм вакыйгалар белән сөендерер. Атнаның икенче яртысында башыгыз белән эшкә чумарга мөмкинсез.

Игезәкләр
Игезәкләрнең планнары бик тиз тормышка ашачак һәм зур табыш китерәчәк. Планнарны тормышка ашыру юлында киртәләр булса да, курыкмагыз, үзегезгә ышынычыгыз нык булсын. Бу атнадагы сәфәр, очрашулар, күрешүләр уңышлы булачак. Атна күтәренке кәеф белән узачак.

Кысла
Бу атнада профессиональ эшчәнлектә дә, шәхси тормышыгызда да үзегезгә комачаулый торган барлык кирәксез, вак нәрсәләрдән котылырга тырышыгыз. Гардеробыгызны тулысынча яңарту һәм өйдә ремонт башлау өчен яхшы вакыт. Үз эчегезгә йомылмагыз һәм дусларыгыз һәм туганнарыгыз ярдәменнән баш тартмагыз.

Арыслан
Яңалыкларга игътибар итегез, үзегезгә файдалы хәбәр алырсыз. Карьерада күтәреләсегез килсә, үзегездә әлегә булмаган нәрсәләргә өйрәнә башлагыз. Чәршәмбе тыныч булырга тырышыгыз, нервларыгызны саклагыз. Пәнҗешәмбе көнне күңелле сюрпризларга әзерләнегез.

Кыз  
Әгәр сезнең һөнәрегез иҗат, укыту яки иҗтимагый эшчәнлек белән бәйле булса, күптәнге планнарыгызны тормышка ашыра аласыз. Яңа эшкә урнашучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге туачак, бу өстәмә табыш та вәгъдә итә. Гаилә проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк.

Үлчәү
Бу атнада, ниһаять, инде сезне ялыктыра башлаган эшегезне тәмамларсыз. Сезне нидер канәгатьләндерми икән, бу хакта ирегез яки хатыныгызга, дустыгызга яки хезмәттәшегезгә турыдан-туры әйтергә курыкмагыз. Эштә җаваплылык артканнан артачак, аның каравы хезмәт хакы да үсәчәк.

Чаян
Тормышыгызга ургылып кергән үзгәрешләргә каршы торырга кирәкми. Үткәнгә, хатирәләргә ябышып ятмагыз. Бу атнада эш канәгатьлек һәм зур табыш китерәчәк. Сез җитәкчегезнең ышанычын тулысынча акларсыз һәм үз вазифаларыгызны бик яхшы башкаруыгызны исбат итәрсез. Мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы вакыт.

Укчы  
Әгәр сез ялкауланмаска, күп эшләргә әзер икән, югары керем ала алырсыз. Элек хәл ителмәслек булып тоелган проблемалар сезгә шундый вак сыман тоелачак һәм аларны хәл итү әллә ни кыен булмаячак. Иске элемтәләрне һәм танышлыкларны искә төшерергә һәм торгызырга кирәк, гозерегез төшүе бар.

Кәҗәмөгез   
Бу атнада уңышка ирешү өчен көчегездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бер дә шикләнмәгез. Өстәмә йөкләмәләр алырга курыкмагыз. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән конфликтлардан качарга тырышыгыз. Ял көннәрендә озакка сузылган эшегезне тәмамларсыз.


Сукояр
Пәнҗешәмбе - килешүләр төзү һәм мөһим сөйләшүләр алып бару өчен бик уңышлы көн. Җомга көнне барлык мәгълүматны җентекләп тикшерегез, төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрү ихтималы зур. Кеше күп йөри торган урыннарда булмавыгыз яхшырак.

Балык  
Бу атнада аралашуны юк дәрәҗәсенә калдыру яхшырак. Күп вакытыгызны Интернетта үткәрмәгез, социаль челтәрләрдә бәхәсләргә кермәгез. Эштә аек акыл һәм үз көчегезгә ышаныч кебек сыйфатларны булдыру кирәк. Яңа партнерлар табу һәм үзеңне яхшы яктан күрсәтү өчен уңайлы көн.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев