18 яшьлек егет идарә иткән Kia машинасы кюветка очып төшкән, пассажир һәлак булган
ҖӘМГЫЯТЬ

18 яшьлек егет идарә иткән Kia машинасы кюветка очып төшкән, пассажир һәлак булган

Сак йөрик юлларда

Узган төндә Казан-Оренбург трассасының 226нчы километрында Kia машинасының 18 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә кюветка очып төшкән. Егет машина йөртү таныклыгын ике атна элек кенә алган булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобильнең арткы утыргычында булган 44 яшьлек пассажиры урында ук үлгән. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, диелә хәбәрдә.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе


Нет комментариев