Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

18.00 сәгатькә Лениногорск районы буенча сайлаучыларның  67,55 проценты тавыш биргән

Лениногорск муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 18.00 сәгатькә Лениногорск шәһәрендә 32 меңнән артык кеше үз тавышын биргән, бу барлык сайлаучыларның 67,55 проценты.

 


Районда 13 меңнән артык халык сайларга өлгергән. Бу 80 процент тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез: бүген - Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Иртәнге сәгать 7дән Лениногорск районында – 57 тавыш бирү участогы, аларның икесе гражданнарның
вакытлыча булу урынында, шәһәрдә - 24, районда – 33 участокта  тавыш бирү башланды. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото: Розалия Мостафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев