Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1827нче сайлау участогына районыбыздагы кечкенә авыллар керә

Подлесный бистәсендә урнашкан 1827нче сайлау участогына районның кечкенә авылларында яшәүчеләр: Воздвиженка, Югары һәм Түбән Каран, Дурасово, Восход, Савочкинодагы сайлаучылар да монда керә.



Әлеге участок башкалардан шул ягы белән аерылып тора. Кечкенә авылларга сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре барган, андагы халык шунда гына тавыш биргән. Ерак авыллар булганлыктан шулай эшләгәннәр. Шулай ук яңа микрорайон да бар монда, алар янына да барганнар.

Территориаль участок сайлау комиссиясе рәисе Дамир Сонгатуллин әйтүенчә, урынга барып тавыш бирдерткәндә, барлык саклык чаралары, санитар нормалар үтәлгән, бюллетеньнәр аерым пакетка салынган.

Бу участокта 866 кеше тавыш бирергә тиеш. Бүгенге көнгә халык аз калган, чөнки алдан күп тавыш биргәннәр. Кичке якта халык аз, диделәр сайлау комиссиясе вәкилләре.

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев