Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 - 25 октябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Ялгыз кучкарларны романтик очрашулар көтә. Ләкин мөнәсәбәтләрнең дәвамлы булу мөмкинлеге зур түгел. Бу вакыт аралыгында үзегезгә ошый торган өлкәдә үз белемнәреңне арттыру өчен бик яхшы чор. Күптән балалар турында уйланып йөрүчеләргә теләкләрен тормышка ашыру өчен кулай вакыт аралыгы.



Үгезбозау
Кызыксынучанлык күрсәтсәгез, сезнең алда теләсә кайсы ишекләр ачылачак. Ләкин шунысын күздә тотыгыз: нәрсәне дә булса башлап җибәрү өчен бик күп көч таләп ителәчәк. Иң башта ук барысын да җентекләп уйлап куярга кирәк. Бу чорда вакытның җитмәвен сизеп алырсыз. Барлык очрашуларны алдан планлаштырып куйсагыз яхшы булыр.  


Игезәкләр
Үз-үзегезгә ышануыгызга күпләр көнләшеп карарлык. Моннан файдаланып калыгыз. Җитәкчегездән хезмәт хакын арттыруны яки югарырак урынга күчерүне сорый аласыз. Ялларны файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Өйдәге эшләрне төгәлләп, якыннарыгызга ярдәм итәргә ашыгыгыз, хәтта алар моны үзләре сорамасалар да.

Кысла
Бәлкем, сезнең ялгызлыкта каласыгыз килер. Аннан баш тартмагыз. Бу вакыт аралыгында көтелгән очрашулар һичшиксез уңыш китерәчәк. Ялларда иҗат белән шөгыльләнегез. Бу юнәлештә нәрсәгә тотынсагыз да, барысы да бик яхшы килеп чыгачак.

Арыслан
Финанс югалтулары күрергә әзер торыгыз. Ләкин тиздән бюджетыгыз тагын тулыланачак. Җитди сорау аркасында гаиләдә аңлашылмаучылыклар, низаглар килеп чыгарга мөмкин. Аны тиз генә хәл итеп булмас. Ә менә балалар сезне сөендерәчәк: уңышлары белән генә түгел, тәртипләре белән дә.


Кыз
Үзегезнең оештыру сәләтегезне күрсәтергә вакыт җитте. Иң авыр эшләргә тотынсагыз да уңыш елмаячагында бер дә шикләнми аласыз. Акча ягыннан барысы да яхшы булачак. Хәтта күптән хыялланган әйберне алып, үзегезгә бүләк ясый аласыз.

Үлчәү
Якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз: алар хәзер сездән теләктәшлек итүне көтәләр. Эштә сезне законлы уңыш көтә. Хезмәттәшләрегез моңа сөенмәсә дә аларга игътибар итмәгез. Бу моменттан акча җыя башласагыз була. Тиздән аларның эре генә әйбер сатып алу өчен кирәк булып куюы бар.


Чаян
Алдагы көннәрдә сезне бик күп очрашулар көтә, аларның шатлыклысы да, күңелсезе дә булырга мөмкин.  Вакыйгалар ничек кенә барса да, кабул итәргә кирәк булыр. Кайбер танышларны үз тормышыгыздан сызып атарга кирәк булыр. Моны эшләмәсәгез, сезгә хыянәт итүләре бар. Бу чорда сез күптән кичермәгән арыганлыкны тоячаксыз.


Укчы
Үз-үзегезне бик тә яхшы хис итүегез сезгә барлык башлаган эшләрне төгәлләргә ярдәм итәчәк. Сезне бу вакыт аралыгында борчый ала торган бердән бер нәрсә – гаиләдәге фикер каршылыклары. Ләкин алар тиздән чишеләчәк. Эштә тыгыз графикка һәм соңга кадәр калып эшләргә әзер булыгыз.


Кәҗәмөгез
Йолдызлар сезгә бу вакыт аралыгында авыр эшләргә тотынырга рөхсәт бирәләр. Ә менә акчаны әлегә тотмаска киңәш ителә. Аеруча да эре әйберләр сатып алырга уйласагыз. Үзегез турында гайбәт сүзләр ишетергә әзер булыгыз. Истә тотыгыз: иң яхшы реакция – аның булмавы.


Сукояр
Хәзер нинди генә проблема килеп чыкса да, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез. Сез үзегез дә аларны башкалар ярдәменнән тыш хәл итә алачаксыз. Үзгәрешләргә әзер булыгыз. Башта алар сезне куркытачак, ләкин аннары сез барысының да яхшыга икәнен аңларсыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә әлегә тынлык.


Балык
Әгәр дә бу вакыт аралыгында сезнең мөһим очрашулар планлаштырылган булса, аларны кичектереп тору яхшырак булыр. Әлеге чор алар өчен бик үк туры килми. Ял итегез, вакытны үзегезгә һәм гаиләгезгә багышлагыз. Моңа җаваплы карагыз һәм күңел белән эш итегез. Акчагызны кызганмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев