Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага авиарейслар ачылачак

2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага самолетлар оча башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтте.

 

«Төркия авиалинияләрендә 2 августтан башлап „Казан — Истанбул“ маршрутына билетлар сату ачылды, Smartwings Чехия компаниясе дә 2 августтан Казан һәм Прага арасында авиарейслар ачарга планлаштыра», — диде Дарья Санникова.

Ә Россия буенча 35 юнәлештә очарга була. Мәсәлән, 6 июльдән «Северный ветер» авиакомпаниясе «Казан — Калининград» маршруты буенча даими рейслар ача, ә 4 июльдән Казаннан Геленджикка рейслар ачыла.  

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/29-06-2020/2-avgusttan-kazannan-istanbulga-m-pragaga-aviareyslar-achylachak-5752934

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев