Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 декабрьдән Татарстанда салютлар һәм фейерверклар куллану тыелачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә янгынга каршы режим булдыру турында Министрлар Кабинеты карарын имзалады.

 

Документта 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелүе әйтелгән. Бу вакытта беренче-өченче класслы куркынычка ия булган пиротехника куллану тыелачак. Боларга фейерверклар, салкын ут фонтаннары, петарда һәм салют батареялары керә. Бенгаль утларына һәм хлопушкаларга гына искәрмә ясала.

Пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта куллану тыелачак. Шулай ук торак йорт ишегалларында һәм йорт яны территориясендә, авыл хуҗалыгы объектлары янында, халык күпләп җыела торган урыннарда, шулай ук машина юлларыннан 50 метр читтә фейрверк аттыру тыела.

20 декабрьгә республиканың һәр торак пунктында да пиротехника куллану өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехника буенча рейдка чыгачак. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/07/176638/

 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев