Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2015 елда бензин 10 процентка арта

Киләсе елда бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре 10 процентка артырга мөмкин, дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович. "Салым күләме үзгәрү сәбәпле, бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре якынча 10 процентка артырга мөмкин. Бу сан түбәнрәк булыр, әмма 10 проценттан да югары булмас дип өметләнәбез", - ди Дворкович, дип хәбәр итә...

Киләсе елда бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре 10 процентка артырга мөмкин, дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович.
"Салым күләме үзгәрү сәбәпле, бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре якынча 10 процентка артырга мөмкин. Бу сан түбәнрәк булыр, әмма 10 проценттан да югары булмас дип өметләнәбез", - ди Дворкович, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хуплавы буенча, нефть тармагында салым күләме үзгәрү нәтиҗәсендә, 2015 елда нефтькә эчке бәя, шулай ук ягулык бәясе дә үсәчәк. Бу арту акциз бәясе кимү белән йомшартылырга тиеш.
Ноябрь башында кайбер депутатлар Премьер-министр Дмитрий Медведевка салым маневрын үткәрүне чикләүне һәм мондый механизмга анализ ясауны таләп итү турында хат юлладылар. Алар энергетика комитеты экспертларының фаразларына сылтама белдергән. Экспертлар, салым маневрын үткәргән очракта, 2015 елның беренче яртысында бензин бәясе 20 процентка артачак һәм литры 45 сум тәшкил итәчәк, ә ел ахырында - литры 50 сум, дип фаразлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин