Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2017 елдан химиотерапияне Чаллыда да ясый башлаячаклар

Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Бу мөмкинлек шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару, аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы...

Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бу мөмкинлек шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару, аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы һәм хәзер дә яман шеше булганнар Казанга йөреп дәваланды. Чаллыда онкобүлек ачылгач, бөтен Чулман төбәгендәге районнардан һәм калалардан авырулар химиятерапиягә бирегә килерләр. Бу республика онкоүзәгенең эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк, анда чиратлар кимиячәк.

Чаллының үзендә яман шеш белән авыручылар өчен стационар үзәк бинасы 2018 елда төзелә башлый.

Чыганак: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: химиятерапия