Төзелеш эшләрен февральдә башларга уйлап торалар.
2021 елда Казанның 236 күпфатирлы йортын капиталь ремонтлау өчен 2,2 млрд сум акча тоту планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат белән торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов уртаклашты.
Төзелеш эшләрен февральдә башларга ниятлиләр. Капремонт программасына 160тан артык йорт кертелгән.
Барлыгы 2020-2022 елларда Казанда 726 йортны төзекләндерү планлаштырыла.
Нет комментариев