2022 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен билгеле
ҖӘМГЫЯТЬ

2022 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен билгеле

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

 2022 елда Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сумга кадәр артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документта эшсез гражданнар өчен «эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен — 1 500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сум күләмендә билгеләргә» диелгән.

Быел эшсез кеше аена 12130 сумга кадәр акча ала алган. Бу 2020 елның минималь хезмәт хакы күләменә туры килә.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев