10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан шәриф ае башлана.
Татарстан Диния нәзарәтендә фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме билгеләнгән.
Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум.
Моннан тыш сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаучыларга һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
Рамазан уразасы 11 мартта башлана. Соңгы көне – 9 апрель.
Нет комментариев