2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен расладылар
ҖӘМГЫЯТЬ

2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен расладылар

Россия Хөкүмәте 2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен раслады.

Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк –  2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр, дип яза РИА Новости.

Шулай ук россиялеләр 21 февральдән 23 февральгә кадәр; 6 марттан 8 мартка кадәр; 1 майдан 3 майга кадәр; 8 майдан 10 майга кадәр; 12 июньнән 14 июньгә кадәр; 4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр; 31 декабрь көнне ял итәчәк.

Татар-информ

 


Нет комментариев